,
search took 0.003 sec. Search results
- Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- ә бәдретдин безнең очраклы юлдашыбыз. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Бу юлы инде без аны, үзебез сорап дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе — энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Дөрес, безнең барыбыз өчен дә бөтенесеннән өстен, бөтенесеннән якын — Тукай иде, иң күп күчерелгән, иң сөеп укылган да Тукай иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Шигырь чире безнең бәдретдингә дә йоккан иде, ул да яза иде, ләкин язганын бервакытта да күтәреп, очраган берәүгә укып йөрми иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
- Инде укый калса, аның әйберсе башкаларныкы төсле зар еламыйча гына язылган, күбрәк табигать күренешен гади генә сурәтләгән яки үзенчә берәр тормыш фәлсәфәсе әйтергә тырышкан кыска гына шигъри парча булып чыга торган иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""